«Татарстан – уртак йортыбыз» конкурсына йомгак ясалды

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышлап Татарстан Милли китапханәсе тарафыннан үткәрелгән «Татарстан – уртак йортыбыз» конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде.

Конкурсның максаты – туган якны өйрәнү белән бәйле белемнәрне заманча мәгълүмати технологияләр куллану нигезендә популярлаштыру һәм китапханәләрнең шушы юнәлешкә караган мәгълүмати ресурсларын киң җәмәгатьчелеккә таныту. Ярыш-бәйгегә республиканың 96 муниципаль китапханәсеннән 116 эш кабул итеп алынды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча биш номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.

«Шәхесләр» номинациясе: Мартынюк Ирина Николаевна – Әлмәт шәһәре һәм районының С.Сөләйманова исемендәге Үзәк китапханәсе мәгълүмат-библиография бүлеге мөдире – «Әлмәтнең яшь шагыйрләре» дигән видеоролик өчен.

«Җирлек» номинациясе: Мөхсинова Валентина Александровна – Алабуга шәһәре һәм районы Үзәк китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге мөдире, Миңнекәева Лилия Сәгыйть кызы – шушы китапханәнең әйдәп баручы библиографы – «Алабуга районының әдәби картасы» проекты өчен; Каюмова Регина Нурфаяз кызы – Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү буенча директор урынбасары, Хәмидуллина Роза Галимулла кызы – шушы китапханәнең әдәбият һәм туган як тарихын өйрәнү музее мөдире – «Әдәби Чаллы» мультимедиа энциклопедиясе өчен.

«Тема» номинациясе: Устюжанина Оксана Александровна – Менделеев шәһәре һәм районы Үзәк китапханәсенең әйдәп баручы библиографы – сугыш чоры балаларының «Бала йөрәгенең хәтере» дигән виртуаль истәлекләр китабы өчен.

«Документ» номинациясе: Нуруллина Лилия Варис кызы – Кама Тамагы районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Әҗем-Көрәле авылы китапханәсе әйдәп баручы китапханәчесе – «Титул бите ни турында сөйли, яки кече Ватан буйлап кечкенә сәяхәт» дигән презентация өчен

«Хронология» номинациясе: Куркова Тамара Михайловна – Тәтеш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Урюм җирлеге китапханәсе әйдәп баручы китапханәчесе – «Урюм авылы тарихы» дигән китапның электрон варианты өчен.

Конкурста аеруча актив катнашкан (23 эш җибәргән) Балтач муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы жюри карары белән шулай ук җиңүчеләр сафына кертелде.

Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны тәбрикләү 2018 елның язында узачак Республика муниципаль китапханәләре җитәкчеләренең еллык киңәшмәсендә булачак.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм конкурсның барлык катнашучыларына алга таба да иҗади уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International