«Китапханә паркта» мәдәни-мәгърифәти күңел ачу чарасы

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья футбол чемпионаты уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2018 елның 18 июнендә «Китапханә паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме уздыра. Проектның максаты –  җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен арттыру, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Бәйрәм Милли китапханәнең төп бинасы (Кремль урамы, 33 йорт) янындагы Лобачевский бакчасында көндезге унбердән кичке сәгать алтыга кадәр узачак. Бу масштаблы чара кысаларында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр институты студентлары, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте шәкертләре, Биектау һәм Питрәч районы китапханәчеләре катнашында мәдәни тамаша тәкъдим ителәчәк. Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы шәкертләре китапханә бинасын – гаҗәеп матур архитектура истәлеген – сурәткә төшерәчәкләр.

Әлеге мәйданда киң җәмәгатьчелек өчен спортның төрле юнәлешләренә һәм Бөтендөнья футбол чемпионатына багышланган китап күргәзмәләре, сәламәт яшәү һәм туклану рәвешенә, спортка багышланган лекторийлар, интеллектуаль квест-эстафета, махсус фотозона эшләячәк. Килгән кунаклар татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе мәйданчыгында төрле кызыклы уеннарда катнаша алачак.

Балалар мәйданчыгында спорт темасын чагылдырган открыткалар, китапчыклар эшләү буенча остаханәләр, «Футболны ясыйбыз» арт-импровизациясе үткәреләчәк.

«Ачык микрофон» рубрикасында республиканың танылган язучылары һәм сәнгать әһелләре чыгыш ясаячак, шулай ук Казанда нәшер ителүче көндәлек матбугат вәкилләре катнашачак дип көтелә. Чарага килгән кунаклар үзләренең яраткан шигъри әсәрләрен сәнгатьле укый алалар.

Китап сөючеләр өчен китаплар алмашу мөмкинлеге тудырыла. Күргәзмә-ярминкәдә истәлеккә яки бүләк итү өчен китапханә хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән кул эшләнмәләре сатып алырга була. Әлеге чарада катнашучылар китапханә белән бәйле теләк-фикерләрен махсус дәфтәргә язып калдыра алалар, ул язмалар бер китапка тупланачак.

Бәйрәмнең шигаре – «Укы. Уйла. Сөйлə. – Читай. Думай. Говори. – Read. Think. Speak». Бәйрәм флешмоб белән тәмамланачак.

Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз! Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International