«Китапханә хәбәрләре» журналының 2018 нче елгы беренче саны дөнья күрде. Аның зур өлеше Түбән Кама шәһәре һәм районы китапханәләренең күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлегенә багышланган. Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә 2015 нче елда зур үзгәрешләр булган: капиталь төзекләндерү үткәрелгән, китапханә мәйданнары үзгәртеп корылган, яңа җиһазлар куелган, китаплар һәм матбугат басмалары ачык кулланылышка чыгарылган. Китапханәдә уздырылган кызыклы очрашулар, балалар белән эшчәнлек, китапханә ветераннарының эш тәҗрибәләрен чагылдырган эчтәлекле, мавыктыргыч мәкаләләр журналның махсус сәхифәләрендә урын алган.
«Республика китапханәләрендә» рубрикасы Кукмара, Теләче, Мөслим районы китапханәләренең эш тәҗрибәләренә багышланган язмалар да тәкъдим итә, алар шәһәрләрдә һәм авылларда хезмәт куючы китапханәчеләр өчен шулай ук кирәкле һәм файдалы булыр. «Һөнәрдәшләребездә» рубрикасында урын алган, Казакъстан Республикасы Актүбә өлкә универсаль фәнни китапханәсенең «Мәдәни мирас» Дәүләт программасы нигезендә алып барылган эшчәнлеген яктырткан мәкалә дә журнал укучыларда кызыксыну уятыр.
Мәкаләләрнең бик күбесе фоторәсемнәр белән баетылган, кайберләрендә, өстәмә мәгълүмат чыганагы буларак, диаграммалар һәм таблицалар да бирелгән.
«Вакыт–Вакыйга» рубрикасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе уздырган кайбер мөһим чаралар турында әһәмиятле хәбәрләр бар.
Журнал битләрендәге башка материаллар да укучыларның игътибарын җәлеп итәр.