«Комсомол. Бу китапларның сәхифәләре – үзе бер тарих»

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

     Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) октябрь ае дәвамында «Комсомол. Бу китапларның сәхифәләре – үзе бер тарих» дип аталган күргәзмә эшли. Быел 29 октябрьдә Бөтенсоюз коммунистик яшьләр союзы төзелүгә 100 ел тула.

Комсомол  илебез тарихына зур әһәмияткә ия оешма, иҗтимагый хәрәкәт буларак кереп калды. Комсомол сафлары бик күп яшьләр өчен чыныгу мәктәбе, батырлык һәм фидакярлек үрнәге булды.

Әлеге күргәзмә илебездә Комсомол яшьләр берлегенең оешу һәм эшчәнлек алып бару тарихы турында  китаплар тәкъдим итә. Комсомол әгъзалары илебездә барган иң данлы төзелешләрдә актив катнаштылар.

Экспозициядә илебез яшьләренең совет чорындагы киң сәяси һәм патриотик эшчәнлекләрен яктырткан бай мәгълүмат табарга мөмкин.Шулай ук Комсомолның данлы сәхифәләренә багышланган вакытлы матбугат мәкаләләре белән дә танышырга була.

Комсомолның гөрләп эшләгән чоры Татарстан Республикасы тарихында да үз урынын алды. Күргәзмәдә гражданнар сугышыннан башлап Татарстан комсомолы тарихын яктырткан истәлекләр китаплары, шулай ук оешманың уставы күпләрдә зур кызыксыну уятыр, олы буын китап укучылар исә яшьлек хатирәләрен яңартырлар.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International