«Матурлык үрнәкләре»

2012 елның 11 мае, җомга
2012 нче елның 10 нчы маеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), Гомумроссия Китапханәләр көненә багышлап, китапханә хезмәткәрләренең иҗат эшләре тәкъдим ителгән «Матурлык үрнәкләре» исемле күргәзмә эшли башлады.

Күргәзмәләр залында сәнгати, декоратив-гамәли эшләнмәләр, кызыклы уенчыклар, әдәби иҗат үрнәкләре, майлы буяу һәм акварель белән ясалган рәсем-картиналар урын алды.
Экспозиция Милли китапханә хезмәткәрләренең күпкырлы иҗат кешеләре дә икәнен дәлилләүче ачык мисал.

Күргәзмә белән 1 нче июньгә кадәр танышырга мөмкин. Рәхим итегез!

































ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International