«Рухи-экологик цивилизациягә ирешү юлында» китабын тәкъдир итү

2012 елның 11 мае, җомга
2012 нче елның 5 нче маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), «Рухи-экологик цивилизациягә ирешү юлында» (рус телендә) китабын тәкъдир итү булды.

Әлеге җентыкта Кеше, Табигать, Мәдәният экологиясе, экологик кризистан чыгу юллары, үсеп килүче буынның әхлак дәрәҗәсе кебек мөһим һәм үткен мәсьәләләр урын алган.
Китапның авторы – Насыйров Арнольд Насыйп улы. Ул – безнең якташ, Новосибирск дәүләт педагогия университеты профессоры, Россия табигать фәннәре академиясенең әгъза-мөхбире, табигать һәм әйләнә-тирә мохит куркынычсызлыгы Халыкара академиясенең хакыйкый әгъзасы.

Фикер алышуда Татарстан атом-төш кораллануга каршы җәмгыяте рәисе А.Ф.Гарәпов, «Татарстан яшьләре» газетасы журналисты Мәлик Сабирҗан, китапханә укучылары һәм хезмәткәрләре катнашты.







ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International