Нурихан Фәттах китапларын тәкъдим итү

2019 елның 13 гыйнвары, якшәмбе

2019 елның 18 гыйнварында 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үзенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар», «Свистящие стрелы», «Итиль-река течёт» китапларын тәкъдим итү кичәсе уздыра. Әлеге китаплар 2018 елда әдипнең тууына 90 ел тулу уңаеннан Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.

Китапларны тәкъдим итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә мәдәният министрлыгы һәм нәшрият вәкилләре, язучылар, галимнәр һәм журналистлар, мәгариф һәм мәдәният әһелләре, театр актерлары һәм җырчы артистлар, Казан университеты студентлары, әдипнең туганнары һәм якыннары катнашачак. Китапханәнең Зур уку залында «Ерак тарихыбызга юл сызучы» дип аталган, әдипнең тормыш юлын һәм киңкырлы иҗади эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә белән дә танышырга мөмкин булачак.

Нурихан Садрилмән улы Фәттахов (25.10.1928–18.02.2004) – язучы, әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1978), тарихны халыкка кайтару өлкәсендәге күпсанлы хезмәтләре өчен Халыкара биографик үзәк (Кембридж, Англия) тарафыннан «Ел кешесе» (1992), «Сызгыра торган уклар» исемле романы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1994), Татарстан Республикасының халык язучысы (1998) дигән шәрәфле исемнәргә лаек булган шәхес. Аның иҗади мирасы XX–XXI гасыр татар əдəби-мəдəни дөньясының иң кыйммəтле хəзинəлəреннəн санала. Əдипнең үзенчəлекле əсəрлəре татар əдəбиятының гына түгел, дөнья əдəбияты үсешенең дə бер өлеше булып тора. Н.Фәттахның «Сезнеңчә ничек?», «Бала күңеле далада», «Мөдир Саҗидә», «Ител суы ака торур», «Кол Гали», «Сармат кызы Сәринә», «Сызгыра торган уклар», «Кырык дүртнең май аенда», «Кичү», «Аклан», «Ерак гасырлар авазы», «Фест дисбесенең сере», «Шәҗәрә», рус телендә язылган «Язык богов и фараонов», «Древние языка мира в сопоставлении с татарским» һ.б. əсəрлəре китап сөючелəр тарафыннан яратып укыла. Нурихан ага Фәттахның əсəрлəре рус, инглиз, төрек, уйгыр һəм башка теллəргə тəрҗемə ителеп, чит иллəрдə дə үз укучысын тапты.

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International