Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
1812 нче елгы Ватан сугышына 200 ел
2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе
ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар һәм киң җәмәгатьчелек игътибарына 1812 нче елгы Ватан сугышына 200 ел тулуга багышланган «Булган ди ич каты сугышлар бик; Сөйлиләр ич: – әле ниндиләр! – дип» дигән күргәзмә тәкъдим итә.
1812 нче елгы Ватан сугышы мәңгегә халык хәтерендә калды. Бу тарихи вакыйга Россиянең генә түгел, ә бәлки бөтен Европаның киләчәк сәяси һәм иҗтимагый тормышы үсешен билгеләде.
Күргәзмә өч бүлектән тора:
1. «Уникенче елның мәңгелек даны». Биредә шул чорда төрле илләрдәге тормышны яктырткан документлар һәм сугышның һәр көнен диярлек күз алдына китерергә мөмкинлек биргән елъязмалар тәкъдим ителә.
2. «Рәссам пумаласы сурәтләгән тарих». Күпләребезгә мәктәп елларыннан ук сугыш герое Е.В.Давыдовның О.Кипренский ясаган портреты, А.Кившенконың «1812 нче елда Филяда хәрби совет» дигән атаклы картинасы яхшы таныш. Әлеге һәм башка картиналарның, 1812 нче елгы сугыш геройлары портретларының репродукцияләре белән Сез бу бүлектә таныша алачаксыз.
3. «Дәверләр кайтавазы». Марш һәм романслар – сугыш чорында музыкада үсеш алган ике юнәлеш. Әлеге бүлектә романсларның ноталары, тавыш язмалары, текстлары урнаштырылган.
Күргәзмә шул заманның героик, патриотик рухын тоярга, халкың һәм илең өчен горурлык хисе кичерергә мөмкинлек бирә.
Сәнгать бүлегенә (Театр ур., 5нче йорт) рәхим итегез! Без Сезнең белән очрашуга шат булачакбыз!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
«Китап карикатуралары» күргәзмәсен ачуга чакырабыз.
Тантаналы чара Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.
25
май, 2026 ел
Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
Минзәләдә китапханәчеләр семинары
2026 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Халыклар бердәмлеге – иң зур байлык» дигән темага китапханә хезмәткәрләре өчен төбәк семинары узды.
25 майдан 31 майга кадәр чаралар афишасы
Безнең вакыйгаларга теркәлегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз