Тугызынчы бәйгедә барлыгы 220 Интернет-сайт катнашты. Бу бәйгегә гаризалар Казахстан, Украина һәм Кыргызстаннан, Татарстан, Башкортстан һәм Чувашия республикаларыннан, Оренбург, Чиләбе, Төмән, Киров, Саратов һәм Самара өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург шәһәрләреннән, башка регионнар һәм шәһәрләрдән килгән иде.
Бәйгенең җиңүчеләре дип бу конкурста 41 сайт танылды. Бәйгедә җиңеп чыккан сайт төзү осталары арасында Татарстан Республикасы гына түгел, ә Казахстан Республикасы, Свердловск, Самара, Киров һәм Новосибирск өлкәләре осталары да бар.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.