Театр елына багышланган мәгълүмат сәгате

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Президент Владимир Путин указы белән  2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Шушы уңай белән китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Актаныш районы Киров авылы мәктәбеннән килгән укучылар өчен «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.

Әлеге очрашуда бүлекнең укучылар белән эшләү секторы җитәкчесе Фәйрүзә Вәлиева кунакларга  китапханә һәм бүлекнең оешу тарихы, фонды һәм эш тәртибе турында сөйләде. Аларны театр темасына кагылган китаплар, журналлар, электрон каталог һәм картотекалар белән таныштырды. Укучыларда Милли китапханә буенча үткәрелгән экскурция дә матур тәэсирләр калдырды.

Очрашу җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. Чара ахырында татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләренә Актаныш районы Киров авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Мисхәт кызы Җиһангирова ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.  

  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International