Яңа электрон белешмәлек дөнья күрде

2012 елның 8 июне, җомга
Быел республикабыз татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган олуг рәссам – РСФСРның һәм ТАССРның халык рәссамы, Казакъстан ССРның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Бакый Идрис улы Урманченың (1897-1990) 115 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге юбилей уңаеннан Милли китапханә сайтының «Электрон китапханә» сәхифәсендә мәгълүмат-библиография һәм сәнгать бүлекләре тарафыннан төзелгән «Бакый Урманче» дип аталган электрон белешмәлек дөнья күрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International