Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Тукай Татарстан белән Иранны якынайта
2012 елның 19 июне, сишәмбе
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләр җыентыгы хәзер фарсы телендә дә чыкты. Китап Иранның Казандагы консуллыгы һәм Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә дөнья күрде.
Шагыйрьнең сайланма әсәрләренең фарсы теленә тәрҗемәсе «Таныш төбәктән таныш тавыш» исемле китап эченә тупланган. Җыентык Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә тәкъдим ителде.
Тантаналы чарада Иранның Казандагы консулы Рәсүл Шаян, ТР мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, ТР Президенты аппаратының дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, татар зыялылары катнашты.
Консуллыкның мәдәният атташесы Парвиз Гасеми үз чьгышында: «Бу тәрҗемә – эшнең башы гына, киләчәктә Иран белән Татарстанның хезмәттәшлеге тарихы турында китап чыгачак», – диде. Атташе шулай ук Тукай шигырьләре тәрҗемәсеннән өзекләр дә укып узды. Ирада Әюпова исә, Тукай шигъриятенең фарсыча басылып чыгуы шагыйрьне чит илләрдә таныту программасының бер өлеше, дип әйтеп узды. ТР Президенты аппаратының дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, яңа китапның дөнья күрүе татар мәдәнияте өчен әһәмиятле вакыйга, дип белдерде. «Бу җыентыкның фарсы телендә чыгуы бөекләребезне таныту, пропагандалау эшендә алга китеш булып тора. Киләчәктә дә татар әдипләребезнең әсәрләрен тәрҗемә итү буенча эшләр дәвам итәр дип өметләнәм», – диде ул.
Иранның Казандагы консулы тамашачыларны татарча сәламләде. «Тукай үзенең шигъриятеңдә мөселманнарны актив иҗтимагый тормыш алып барырга чакыра, Аллаһы Тәгаләгә, әни кешегә нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген күрсәтә», – дип, консул шагыйрьнең шигърияте турында сөйләп узды һәм үз чыгышын фарсыча «Туган тел»не укып тәмамлады.
Илдар ГАБИДУЛЛИН
«Шәһри Казан» газетасы. –
2012. – 21 июнь. – Б. 3.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
«Китап карикатуралары» күргәзмәсен ачуга чакырабыз.
Тантаналы чара Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.
25
май, 2026 ел
Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
Минзәләдә китапханәчеләр семинары
2026 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Халыклар бердәмлеге – иң зур байлык» дигән темага китапханә хезмәткәрләре өчен төбәк семинары узды.
25 майдан 31 майга кадәр чаралар афишасы
Безнең вакыйгаларга теркәлегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз