Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
«Орнамент – дәвер хасияте»
2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына 24 нче июльдән башлап «Орнамент – дәвер хасияте» дигән күргәзмә тәкъдим итә.
Сәнгать тарихын тулаем алып карасак, без орнаментларның чиксез күптөрлелеген күрербез. Орнамент сәнгате дигән бу гаҗәеп күренеш ничек барлыкка килгән соң? Мәдәният тарихының буеннан буена адәм затын дулкынландырган һәм үзенә җәлеп итеп торган әлеге матурлыкның сере нәрсәдә? Барлык бу сихри образлар, композицияләр һәм ритмнар ниләрне чагылдыра, нәрсә аңлата? Орнаментлар белән очрашкан теләсә кайсы кеше аңында туган мондый сорауларга безнең күргәзмәдәге китаплардан, альбомнардан, брошюралардан җавап табарга мөмкин.
Күргәзмә өч бүлектән тора:
Беренчесе «Тере» орнамент сәнгате» дип атала. Архитектура, интерьерлар төзү, йорт җиһазлау сәнгате, зәркәнчелек, тукучылык, кием-салым тегү һ.б. тармакларда эшләүчеләрнең һәммәсенә дә орнамент тарихын белү зарур, ни өчен дигәндә, бизәк төшерү беркайчан да әһәмиятен югалтмый.
Теләсә кайсы милләтнең, кайвакыт аерым географик өлкәнең дә үзенә хас орнаментлар җыелмасы була. Татар халык орнаментлары сәнгате, рус, удмурт, чуаш, башкорт һ.б. халыкларның милли бизәкләре белән кызыксынучылар күргәзмәнең «Төрле халыкларның орнамент сәнгате» дигән икенче бүлегендәге китап-альбомнарга мөрәҗәгать итә ала.
Үзенең кабатланмас бизәкләү рәвешен тудырырга теләге булганнарга безнең күргәзмәнең өченче бүлеге ярдәм итәчәк. Ул «орнамент» дигән гүзәл сәнгатьнең үзенчәлекләрен өйрәнү һәм аны гамәлдә куллану алымнарын тәкъдим итә.
Сәнгать бүлегенә (Казан, Театр ур., 5) рәхим итегез! Сезне шатланып каршы алырбыз!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
«Китап карикатуралары» күргәзмәсен ачуга чакырабыз.
Тантаналы чара Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.
25
май, 2026 ел
Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
Минзәләдә китапханәчеләр семинары
2026 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Халыклар бердәмлеге – иң зур байлык» дигән темага китапханә хезмәткәрләре өчен төбәк семинары узды.
25 майдан 31 майга кадәр чаралар афишасы
Безнең вакыйгаларга теркәлегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз