Александр Александрович Алябьев

2012 елның 10 августы, җомга
Күренекле рус композиторы А.А.Алябьевның (15.08.1787–1851) тууына 225 ел тулу уңае белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге күргәзмә тәкъдим итә.

Әле исән чагында ук Александр Александрович Алябьев үзенең бөтен дөньяга танылган «Сандугач»ы белән дан-шөһрәт казана. Аның бик күп романслары һәм җырлары хәзер дә бик популяр, яратып башкарылалар һәм тыңланалар.

13 нче августтан башлап, әлеге күргәзмәгә куелган китаплардан, монографияләрдән, альбомнардан композитор тормышы турында бик күп яңа мәгълүматлар белергә, шулай ук аның әсәрләренең музыкаль язмаларын да тыңларга мөмкин.

Милли китапханәнең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5) көтәбез сезне!



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International