Профессор Рәмиз Әскәров белән очрашу

2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе

 Агымдагы елның 31 нче августында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Баку дәүләт университетының төрки халыклар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор, «Олдар юрду» газетасы мөхәррире, Әзербәйҗан Журналистлар берлеге әгъзасы Рәмиз Әскәров белән очрашу булып узды.


Чараны сәламләү сүзе белән ТР мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова башлап җибәрде.
Кичәдә чыгыш ясаган кунаклар: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Попечительләр советы рәисе, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы. Вәлиев Разил Исмәгыйль улы, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Нуриев Вакыйф Вәкил улы, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы, шулай ук башка иҗат әһелләре мондый очрашуларның күркәм күренеш булуын әйтеп уздылар.
Очрашу истәлеге итеп Рәмиз Әскәров Милли китапханәгә китапларын бүләк итте.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International