«Гасырлар аша үткән данлы юл»

2012 елның 4 сентябре, сишәмбе

2012 нче елда Россия дәүләтчелегенең 1150 еллыгы билгеләп үтелә. Шул датага туры китереп Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), «Гасырлар аша үткән данлы юл» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.


Әлеге күргәзмәдә Россия дәүләтчелегенең мең елдан артык вакыт дәвамындагы тарихын чагылдырган кызыклы материаллар, Россиянең бүгенгесен һәм киләчәген чагылдыручы басмалар, дәүләт эшлеклеләре турында китаплар тәкъдим ителде.


Күргәзмә сентябрь ае ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International