Патентлар бүлеге ишекләрен ача

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс урамы, 36 нчы йорт) Казан милли-тикшеренү технология университетының V нче курс студентлары өчен сәнәгать милке өлкәсендә авторлык хокукларын саклауга багышланган чаралар циклы башлана.

Әлеге циклның планында интеллектуаль милекне саклау проблемалары буенча теоретик белем бирү һәм патент эзләү буенча гамәли дәресләр үткәрү каралган. Гамәли дәресләрне доцент И.В.Вишнякова алып барачак.

Чаралар семестр дәвамында атна саен дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә 13.00 сәгатьтә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International