Патентлар бүлегендә семинарлар циклы

2012 елның 16 октябре, сишәмбе
2012 нче елның 15 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Карл Маркс ур., 36 нчы йорт) КНИТУ (КХТИ)ның 5 нче курс студентлары өчен чираттагы семинар уздырылды.
Семинарда күтәрелгән тема түбәндәге аспектлардан чыгып каралды:
а) файдалы модельне билгеләү;
б) файдалы модельгә бирелгән махсус хокукларның гамәлдә булу вакыты;
в) бирелгән махсус хокукларның гамәлдә булу вакыты бетү сәбәпле, файдалы модельнең җәмгыять казанышына әйләнүе;
г) РФ Гражданлык Кодексының файдалы модельгә патент алу өчен гариза бирү турындагы 1376 нчы маддәсе.
Студентлар нинди дә булса аерым бер темага караган патентларны эзләү буенча гамәли эш башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International