Чиксез мөмкинлекләр дөньясы

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 йорт) кышны «Чиксез мөмкинлекләр дөньясы» дип аталган күргәзмә белән каршылый. Ул 3 декабрьдә билгеләнеп үтүче Халыкара инвалидлар көненә багышлана.

Россиядә 13 миллионга якын инвалид бар. Сәламәт кешегә инвалидлар каршында очраган авырлыкларны күз алдына китерү авыр. Безнең күргәзмә сәламәтлеге чикле кешеләрнең проблемаларын, аларны чишү юлларын, тормыштагы һәм иҗат эшчәнлегендәге үзенчәлекләрен яктырта.

Хәзерге җәмгыять язмыш сынавы аркасында яки очраклы рәвештә сәламәтлекләрен югалткан кешеләрне кайгыртырга тиеш. Россиядә «Уңайлы мохит» дип аталган дәүләт программасы эшли. Авырлыкларга карамастан, күп инвалидлар матур тормыш алып баралар, үз-үзеңне җиңү һәм сабырлык, батырлык үрнәкләре күрсәтәләр.

Милли китапханә фондларыннан булган материаллар көчле рухлы кешеләр турында сөйли. Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты», Борис Полевойның «Чын кеше турындагы повесть» әсәрләре инде ничә буын өчен батырлык һәм ныклык үрнәге булып торалар. Язмыш сынауларына бирешмәгән Ник Вуйчич һәм Стивен Хокинг турындагы китаплар да укучыларга кызыклы булыр. Фәнис Яруллин мисалы күпләрнең үз тормышына булган карашын үзгәртә.

Спорт инвалидларның тормышын уңай якка үзгәртә ала. Параолимпиадада катнашучылар, аларның казанышлары кешеләрнең аңына, җәмгыятькә яхшы тәэсир итә. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр үрнәгендә башкалар да тулы тормыш белән яши башлый. Миләүшә Зарипова һәм Рөстәм Нәбиев кебек көчле шәхесләр авырлыкларны җиңәргә өйрәтәләр.

Янәшәдә игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр яши. Миһербанлы булыйк! Күргәзмәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International