Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Татар милләтенең мәшһүр шәхесе Җамал Вәлиди
2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
2012 нче елның 1 нче октябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) күренекле әдәбият галиме, публицист Җамалетдин Вәлидинең (1887-1932) тууына 125 ел тулуга багышлап «Намус, гаделлек, вөҗдан» дип аталган күргәзмә эшли башлады.
Җамал Вәлиди – ХХ гасырның дәһшәтле утызынчы елларында һәлак ителгән шәхес культы корбаннарының берсе. Ул, репрессияләрнең беренче дулкынына эләгеп, 45 яшендә 1932 елда иҗат эшчәнлегенең иң югары ноктасында чагында юк ителә. Бу талантлы шәхеснең кыска гына гомерендә иҗат итеп калдырган мирасы зур, бай, фәнни яктан әһәмиятле, кыйммәтле. Аның күпләгән хезмәтләре, мәкаләләре татар әдәбият белеме тарихының югалмас сәхифәләрен тәшкил итә.
Җамал Вәлиди – күренекле тел галиме дә. Әлеге фән юнәлешендә аның «Татар теленең грамматикасы» (1919) хезмәте, 1919-1931 елларда төрле журнал һәм җыентыкларда басылган күпсанлы мәкалә-тикшеренүләре бар. 1927-1929 елларда ике зур том булып басылып чыккан «Татар теленең тулы сүзлеге» аеруча зур әһәмияткә ия.
Күргәзмәдә Җамал Вәлидинең ХХ гасыр башында дөнья күргән китаплары белән танышырга мөмкин. Шулай ук әдипнең төрле елларда «Шура», «Безнең юл», «Аң», «Мәгариф» журналларында басылган мәкаләләрен күрергә була.
Күргәзмәдә, әдипнең хезмәтләре белән беррәттән, аның турындагы әдәбият та урын алган.
Күргәзмә 2013 нче елның 10 нчы гыйнварына кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
«Китап карикатуралары» күргәзмәсен ачуга чакырабыз.
Тантаналы чара Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.
25
май, 2026 ел
Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
Минзәләдә китапханәчеләр семинары
2026 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Халыклар бердәмлеге – иң зур байлык» дигән темага китапханә хезмәткәрләре өчен төбәк семинары узды.
25 майдан 31 майга кадәр чаралар афишасы
Безнең вакыйгаларга теркәлегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз