Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан Казанда «Яңа федератив Россия төзү: Татарстан Республикасының конституцион законнар иҗат итү тәҗрибәсе» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды.
Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар игътибарына Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Республикабыз Конституциясе – Татарстан дәүләтчелегенең нигезе» дигән күргәзмә тәкъдим итте. Конституциянең китапханә фондларында сакланучы күпсанлы һәм күптөрле басмаларыннан (Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 1926 нчы елгы Конституция проектыннан башлап), дәүләтчелегебез тарихына һәм Татарстанның дәүләт төзелешенә караган китаплардан, республиканың хәзерге сәяси халәтен тасвирлаучы материаллардан, законнар һәм закон актлары тупланмаларыннан торган әлеге күргәзмә кичке бәйрәм тантанасы үткәрелгән «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексының 2 нче катындагы иркен фойеда урын алды.
Татарстан Милли китапханәсе һәм Татарстан Милли музее оештырган күргәзмәләр бәйрәм кунакларында һәм республикабыз җитәкчеләрендә уңай тәэсирләр тудырды һәм аларның рәхмәт сүзләренә лаек булды.