Татарстан Милли китапханәсенә – 155 ел

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстан Милли китапханәсе Россиядәге һәркем файдалана ала торган җәмәгать китапханәләренең иң әүвәлгеләреннән санала. Аның чишмә башы Казан шәһәрендә 1865 нче елның 10 (24) гыйнварында ачылган Казан җәмәгать китапханәсенә барып тоташа. Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге уку залында шушы әһәмиятле вакыйгага багышланган «Без тарихта эзлебез...» = «Вехи истории» дигән китап күргәзмәсе куелды (Казан, Карл Маркс урамы, 36 йорт).

Күргәзмәнең беренче бүлеге Милли китапханәнең 155 еллык тарихына багышланган. Анда китапханәнең ачылу вакыйгаларын, беренче эш хисапларын, аның үсеш юлларын архив документлары аша күрергә була.

Күргәзмәнең икенче бүлеге Казан җәмәгать китапханәсенә нигез салган, китап сөюче (библиофил) Иван Алексеевич Второв (1772-1844) һәм аның улы Николай Второвның (әдәбият белгече, археолог һәм этнограф) казанлыларга бүләк иткән шәхси китапханәсе турында сөйли. Хәзерге көндә бу уникаль китап ядкарьләре 1717 томда саклана һәм китапханәнең горурлыгы булып тора.

Күргәзмәнең соңгы бүлеген «Милли китап» нәшриятында дөнья күргән басмалар тәшкил итә. Укучы монда күренекле шәхесләр тормышы һәм иҗаты турындагы басмалар, китапханәдә саклана торган китап коллекцияләренең каталоглары, китапханә эшенә караган күптөрле методик ярдәмлекләр белән таныша ала. Болар барысы да – Милли китапханә хезмәткәрләренең иҗат җимешләре.

Хөрмәтле китап укучылар, мәгълүмат эстәүчеләр, Китапханә сезне көтеп кала. Күргәзмә 2020 елның апреленә кадәр эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International