Милләткә хезмәттә Кәримевләр матбагасы

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге Казанда беренче татар типографиясе ачылуга 120 ел тулу уңаеннан «Милләткә хезмәттә Кәримевләр матбагасы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә.

Бертуган Мөхәммәтҗан һәм Шәрифҗан Кәримевләр оештырган матбага 1900 елның 1 мартыннан эшли башлый. Бу типография Казанда 1905 елга кадәр бердәнбер татар матбагасы булган. 1901-1917 елларда Кәримевләр матбагасында барлыгы 1700 исемдә китап басылган һәм аларның гомуми тиражы 20 миллион данәгә якын. Бу – шул чорда Казанда басылган китапларның өчтән бер өлешенә туры килә. Китапларның күбесен алар үз хисапларына нәшер иткәннәр. Матбагада чыккан басмалар эчтәлек ягыннан бөтен төр китапларны да, ягъни матур әдәбиятны, дини, фольклор әсәрләрен, дәреслекләрне, фәнни-популяр хезмәтләрне, тәрҗемә әсәрләрен, балалар әдәбиятын һ.б. колачлый.

Китапханәдәге кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең бай фондында бертуган Кәримевләр матбагасында нәшер ителгән китаплар күп санда саклана. Шул китапларның зур булмаган бер өлешен үз эченә алган күргәзмә укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителә. Ул татар китабының тарихы белән кызыксынучылар өчен аеруча файдалы булыр дип уйлыйбыз!

Күргәзмә Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) куелды.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International