Кеше хокукларын яклаучылар милли-мәдәни хәзинәләр белән танышты

2012 елның 18 ноябре, якшәмбе

Бу көннәрдә (2012 ел, 11-14 ноябрь) Казанда Россиянең кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләре өчен фәнни-гамәли семинарлар уза. Татарстан Республикасы тәҗрибәсен өйрәнү өчен Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән кеше хокуклары белгечләре җыелды.

Халыкара фәнни-гамәли семинарларда катнашучылар игътибарына Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, укучыларга хезмәт күрсәтү бүлекләре «Татарстан – уртак йортыбыз» дигән күргәзмә тәкъдим итте. Татарстанда яшәүче 170 кә якын милләт вәкилләренең тарихына, мәдәниятенә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләренә караган, Милли китапханә фондларында сакланучы китаплардан торган әлеге күргәзмә Казан Ратушасында куелды. Семинарда катанашучыларга Милли китапханәнең тарихы һәм хәзерге эшчәнлеге, күргәзмәгә куелган китаплар турында кыскача мәгълүмат бирелде.

Күргәзмә семинарда катнашучыларда яхшы тәэсирләр калдырды.

  

 


 


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International