Интеллектуаль милек объектларын саклау мәсьәләләре буенча консультацияләр

2012 елның 19 ноябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Карл Маркс ур., 36 нчы йорт) РФ Гражданлык Кодексының дүртенче өлешенә нигезләнеп интеллектуаль милек объектларын саклау мәсьәләләре буенча даими консультацияләр пункты ачыла.
Уйлап табучыларга, инженер-техник хезмәткәрләргә, китапханәдән файдаланучыларга интеллектуаль милек объектларын, авторлык һәм патенлык хокукларын саклау мәсьәләләре буенча түләүсез юридик һәм консультатив ярдәм тәкъдим ителәчәк.
Консультацияләрне «Знак-сервис» оешмасы хезмәткәре Әсәдуллина Динә Марат кызы һәр атнаның пәнҗешәмбе көннәрендә 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр уздырачак.
Белешмәләр өчен телефон: 292-58-19 (патентлар бүлеге).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International