Патентлар бүлегендә гамәли дәрес

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Казан милли тикшеренү технология университетының 2 курс студентлары белән  «Патент мәгълүматын эзләү. Интеллектуаль милекне яклау» дигән темага семинар узды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар фонды базасында уздырыла торган чаралар мәгълүмат, шул исәптән патент мәгълүматы эзләү, патент хокукы, патент тикшеренүләрен үткәрү, квалификация эшләрен башкарганда патент тикшеренүләрен үткәрү турында хисап ясау методикаларын өйрәнүгә юнәлдерелгән. Чарада катнашучыларга патентлар бүлеге электрон ресурсларының эчтәлеге һәм аларны куллану тәртибе тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International