Ышаныч һәм өмет белән

2012 елның 4 декабре, сишәмбе

3 нче декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шушы уңай белән 2012 нче елның 1 нче декабреннән 15 нче декабренә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) китап укучылар игътибарына «Ышаныч һәм өмет белән» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.

Күргәзмәдә инвалидларның тормыш-көнкүрешен, хокукларын, аларны социаль яклау мәсьәләләрен яктырткан, «Социальная работа», «Работник социальной службы», «Пенсия», «Социальная защита», «Здоровье», «Сөембикә», «Татарстан», «Сельская новь», «Выбор», «Надежда», «Моя газета» һ.б. басмаларда дөнья күргән мәкалә-язмалар, рәсми документлар һәм башка материаллар урын алган.

Күргәзмә белән танышырга рәхим итегез!













                                                     


        



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International