«Күңел бизәкләре»

2012 елның 14 декабре, җомга
2012 нче елның 11 нче декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Дания Гайнетдинованың «Күңел бизәкләре» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Бу тантанада «Татарстан – Яңа гасыр» телеведениесе һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе вәкилләре, журналистлар, рәссамнар, сәнгать сөючеләр, китап укучылар һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты. Килгән кунаклар Дания Гайнетдинованың талантын югары бәяләделәр.

Күргәзмә белән танышырга рәхим итегез!













ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International