22 нче декабрь – Энергетиклар көне

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) энергетика өлкәсенә караган документлардан күргәзмә оештырылды.
Күргәзмә Россиядә һәм башка кайбер илләрдә елның иң кыска, энергетикларның эшчәнлеге аеруча Төньяк ярымшарда күренә торган көнендә – 22 декабрьдә билгеләп үтелә торган энергетиклар бәйрәменә багышлана. Бу – энергетика сәнәгате эшчәннәренең хезмәтен бәяләү көне. Чөнки энергетика сәнәгатьнең база тармаклары үсеше нигезе генә түгел, ә халыкның көндәлек тормышындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булып тора.
Китапханәдән файдаланучылар игътибарына энергетика үсешенең төп юнәлешләре буенча тәкъдим ителгән китаплар һәм патентлар мөһим фәнни эзләнүләрне һәм ысулларны чагылдыра. Биредә урын алган әдәбиятта электр энергиясен җитештерү һәм электр челтәрләренә тарату мәсьәләләре, энергия саклау белән бәйле сораулар карала.
Гомумән алганда, патентлар бүлегенең мәгълүмати ресурсларында энергетика өлкәсенә кагылышлы барлык сорауларга да җавап табарга була:
– энергетика җиһазлары һәм технологияләр;
– сәнәгый һәм коммуналь-көнкүреш энергетикасы;
– су, газ энергоресурсларын куллануны исәпкә алу, тәртипкә салу приборлары һәм системалары;
– энергетика куркынычсызлыгы;
– альтернатив энергетика;
– электр энергиясенең традицион булмаган чыганаклары;
– санлы мәгълүматларны тапшыру җайланмалары.
Барлык укучыларны күргәзмә белән танышырга чакырабыз.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International