Патентлар бүлегендә семинарлар

2012 елның 24 декабре, дүшәмбе
2012 нче елның 22 нче декбрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, Карл Маркс ур., 36 нчы йорт) КНИТУ (КХТИ)ның 1 нче курс студентлары өчен авторлык хокукы һәм интеллектуаль милекне саклау мәсьәләләре буенча йомгаклау семинары уздырылды.
Тәфсилле рәвештә хезмәт урыны белән бәйле уйлап табулар, хезмәт урынындагы файдалы модельләр һәм сәнәгый үрнәкләр каралды. Семинар азагында «Россия Федерациясендә патент вәкилләре хезмәте», «Уйлап табуларны патент иясенең рөхсәтеннән башка һәм түләүсез файдалану очраклары» дигән темаларга студентлар чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International