М.К.Клодт юбилеена багышлана

2012 елның 25 декабре, сишәмбе
2013 нче елның 11 нче гыйнварында рус рәссамы М.К.Клодтның (1833-1902) тууына 180 ел тула. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге әлеге датага багышланган күргәзмә тәкъдим итә.
Михаил Константинович Клодт XIX нчы гасырның икенче яртысы күренекле рус пейзажчыларының берсе. Ул рус сәнгатен Шишкин, Левитан һәм башка пейзаж осталары иҗатында чагылыш тапкан, яңа бөеклекләргә алып килгән яңа, демократик юнәлешнең башлангычында тора.




Рәссамга якты иҗади индивидуальлек хас. Клодт хак эчтәлекле, осталык белән башкарылган, туган илгә һәм аның табигатенә мәхәббәт белән сугарылган кызыклы хезмәтләр авторы: «Большая дорога осенью» (1862), «На пашне» (1872), «Лесная даль в полдень» (1876) һ.б.
Күргәзмәдә рәссам иҗаты һәм тормышына багышланган китаплар, төсле күчермәләр альбомнары, энциклопедик басмалар урын алган.
Күргәзмәгә (Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International