Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне уңаеннан үз укучыларына, гомумән, киңкатлам кулланучыларга яңа виртуаль күргәзмә әзерләде.
Дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көнен (World Book and Copyright Day) 1996 елдан бирле һәр елның 23 апрелендә билгеләп үтә. ЮНЕСКО ның генераль конференциясе тарафыннан әлеге бәйрәмнең 23 апрельгә билгеләүе символик мәгънәгә ия. Морис Дрюон (Maurice Druon), Хальдоур Лакснесс (Halldоr Laxness), Мануэль Мехиа Вальехо (Manuel Mejia Vallejo) кебек дөньякүләм танылган каләм ияләре шушы көндә туган. Даһи әдипләр − Мигель де Сервантес (Miguel de Cervantes), Уильям Шекспир (William Shakespeare), Инка Гарсиласо де ла Вега (Inca Garcilaso de la Vega) исә 1616 елның 23 апрелендә бакыйлыкка күчә.
Тарихка күз салсак, китап көнен билгеләп үтү традициясе нәкъ менә Мигель Сервантес, Инка Гарсиласо де ла Вега һәм Уильям Шекспирны искә алу максатыннан каталониялеләр тарафыннан 1923 елда оештырылган китап ярминкәсеннән башлана. Каталониядә китапка бәйле тагын бер матур гадәт яшәп килә. 23 апрель көнне китап сатып алучы һәркемгә роза чәчәге бүләк итәләр.
Әлеге дата кешенең китап белән бәйле эшчәнлегенең иҗади, сәяси, норматив, милли, халыкара һ.б. аспектларына дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итүне максат итә. Шул ук вакытта ул китап басу, китап сәүдәсе, библиография, китапханә эше өлкәләрендә хезмәт куючыларның уртак һөнәри бәйрәмнәре дә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге фондындагы белешмә басмалардан төзелгән виртуаль күргәзмә «Китап − белем чыганагы», «Китап һәм китап ядкарьләре турында басмалар», «Китапханә һәм китаплар», «Авторлык хокукына кагылышлы басмаларга күзәтү» дигән дүрт бүлекне эченә ала.
Ул төрле буын укучылар өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Беренче бүлектә, мәсәлән, XXI гасыр башында дөнья күргән иң яхшы балалар китаплары турындагы язмаларны туплаган уникаль җыентык белән бергә, борынгы китаплар, язу тарихына багышланган басмалар, китап укучыларның библиография өлкәсендә белемнәрен киңәйтүгә исәпләнгән белешмәлекләр дә бар. Икенче бүлектә Россиянең заманча антиквар китап базары торышын чагылдырган хезмәтләр, китап басу һәм басмаханәләр тарихына караган җыентыклар, китап ядкарьләре белән танышырга мөмкин. Өченче бүлектә яшь буында китапка мәхәббәт тәрбияләүдә китапханәләрнең роленә аерым урын бирелә. Күргәзмәнең авторлык хокукларына багышланган дүртенче бүлегендә башлыча авторлар, наширләр, китап сәүдәсе өлкәсендә эшләүчеләр өчен файдалы әдәбият тупланган. Электрон китапханәләр эшчәнлегенең хокукый һәм технологик проблемалары, аларга чишелешләр дә шушы бүлектә чагылыш тапкан.