«Кояшлы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен чара ТР Милли китапханәсенең яшүсмерләр залында узды.
25 ноябрь көнне ТР Милли китапханәсендә «Китаптан туган уенчык» мастер-классы булды. Очрашуда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Кояшлы» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән балалар катнашты.
.jpg)
Китапханә кунаклары өчен фетр һәм төсле картоннан апликацияләр ясау буенча мастер-классны ТР Милли китапханәсенең патентлар бүлеге хезмәткәрләре оештырды һәм үткәрде. Чара азагында мастер-классларда катнашучыларның һәркайсына патентлар бүлегенең баш китапханәчесе Светлана Тимофеева ясаган уенчыклар бүләк ителде.
.jpg)