Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондлары китап, кулъязма, журнал һәм газеталардан гына тормый, анда шулай ук XIX гасыр ахыры – ХХ гасырның беренче яртысына караган уникаль фоторәсемнәр дә саклана.
2020 елда Татарстан АССРның оешуына 100 ел тула. Шушы уңайдан, фоторәсемнәрнең халкыбыз һәм республикабыз тарихы белән бәйле мизгелләрне чагылдыручы кыйммәтле чыганаклар булуын искәртергә кирәк.
Һәр тарихның башы була. Беренче фоторәсемдә Казан комерция училищесы укучысы, атаклы Казан сәүдәгәрләре Мусиннар нәселеннән булган Габделхәмит Мусин сурәтләнгән, ул «Яшәсен хөррият, яшәсен мөсават» дигән язулы байрак тоткан. 1917 ел.
Алга таба:
№ 2. Коммунист керәшеннәрнең «Яңа алфавит турында» дип аталган өлкә коференциясендә катнашучылар. 1922 ел.
№ 3. Колачы, Урта Сәрдә (хәзерге Арча районы) һәм Мулла иле (Мүлмә) (хәзерге Биектау районы) авыллары кешеләре – Милли аяк киемнәре тегү фабрикасы эшчеләре. 1932 ел
№ 4. Казан шәһәренең 11 нче санлы мәктәбе укытучылары һәм укучылары. Казан, 1931/1932 уку елы, май ае.
№ 5. «Казанда Инвалидлар клубы хозурындагы татар драмтүгәрәгенең 1928–1929 еллар сезонында эшләгән эшләре хатирәсе өчен түгәрәкнең бергә төшкән рәсеме. Түгәрәк әгъзасы: музыкант Вәлитов Мөбарәк. 01.05.1929 ел».
№ 6. Фоторәсемдә сулдан уңга утыралар: ТАССР мәгариф хезмәткәре Фәрид Хәсәнов улы белән, ТАССР халык мәгарифе комиссары Мөхәммәд Таһиров. «Унион» кинотеатры. Казан, 1925 елның 26 июле.
№ 7. Казанның дарулар ясау фабрикасы эшчеләре. 1928 ел.