Фольклорчы, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗановка 90 яшь

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

10 майда күренекле музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗановка 90 яшь тулды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында Мәхмүт Нигъмәтҗановның ике дистәгә якын китабы саклана. Аның хезмәтләре студентлар, укытучылар, музыка белгечләре, татар халык җырлары һәм фольклоры белән кызыксынучылар тарафыннан яратып укыла, өйрәнелә. М.Нигъмәтҗановның 90 яшьлек юбилее уңаеннан Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре виртуаль китап күргәзмәсе оештырдылар.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов 1930 елда Татарстанның Саба районы Олы Арташ авылында туа. Әнисе Нурҗиһан – күренекле дин әһеле хаҗи Җәләлетдин кызы, әтисе Нигъмәтҗан – шахтер, тирә-юньдә данлыклы гармунчы була. Мәхмүт бик кечкенәдән әнисенең көйләп китаплар укуын һәм бәет-мөнәҗәтләрнең моң-аһәңнәрен тыңлап, әтисенең гармунда халык көйләрен өздереп уйнавын ишетеп үсә. Аның балалык һәм үсмер еллары дәһшәтле сугыш чорына туры килә. Мәхмүткә 11 яшь булганда әнисе үлә. Сугыш елларында ул Белгород шәһәренең балалар йортына эләгә. Шунда үзлегеннән рояльдә уйнарга өйрәнә һәм кичәләрдә, концертларда катнаша. Юдино тимер юл училищесында укыган вакытта әлеге уку йортының оркестрында трубада, тромбонда уйный, ә Мәскәү тимер юл техникумында укыган чакларында Мәхмүт фортепианода, аккордеонда, балалайкада һәм гөсләдә уйнарга өйрәнә.

1953 елда М.Нигъмәтҗанов Казан консерваториясенең композиция теориясе бүлегенә укырга керә. Югары музыка белеме алып, ул Казан консерваториясендә, аннары СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1967–1973 елларда Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, 1974–1984 елларда Г.Ибраһимов исемендәге институтта өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгәндә, М.Н.Нигъмәтҗанов фольклор экспедицияләренең географиясен тагын да киңәйтә, илебезнең татарлар яши торган һәр төбәгендә диярлек була. Ул халкыбызның төрле этник төркемнәре көйләрен өйрәнә. Әстерхан, Себер, Урал якларында яшәгән татарларның да, керәшен һәм мишәрләрнең дә музыкаль фольклорын туплауга үзеннән зур өлеш кертә. Галим 3 меңнән артык җыр язып ала, шулар нигезендә татар халык җырлары турында китаплар чыгара. Аның китаплары, мәкаләләре Россия күләмендәге һәм халыкара конференцияләрдә, симпозиум, форумнарда сөйләгән докладлары чит ил фольклорчыларында кызыксыну уята, алар музыка белгече белән ныклы иҗади элемтә урнаштыралар.

М.Нигъмәтҗанов – «Идел буе татарлары җырлары», «Музыкаль Татарстан», «Музыка һәм заман», «Аккордеонда уйнарга өйрән», «Татарская народная музыка» китаплары авторы. Галим озак еллар СССР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, музыка училищесында, педагогия университетында һәм консерваториядә музыка теориясе укыта.

Нигьмәтҗанов Мәхмүт Нигъмәтҗан улы «Татар халык җырлары» һәм «Идел буе татарларының халык җырлары» һ.б. хезмәтләре өчен 1985 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International