Татар фәне тарихында эзе тирән

2020 елның 29 мае, җомга

(Ә.Г. Кәримуллинның тууына 95 ел тулу уңаеннан)

2020 елның 29 маенда татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның (1925-2000) тууына 95 ел тулды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Әбрар ага Кәримуллин  1991-2000 елларда әйдәп баручы фәнни консультант-хезмәткәр булып эшли. 1722 елдан башлап 1917 елга кадәрге татар басма китабы тарихын киң яктырту, татар халкы китап мирасы исемлеген төзү максатыннан, 1991 елда Әбрар ага Кәримуллин җитәкчелегендә, Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә  «Иске басма татар китабының җыелма каталогы»н төзү эше башлап җибәрелә.

Бүгенге көндә китапханәдә Әбрар Кәримуллинның музей-бүлмәсе эшләп килә. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә караган әлеге музей-бүлмәдә аның шәхси архивы һәм китаплар коллекциясе саклана. Анда татар, рус, башкорт, төрек, инглиз һәм башка телләрдәге 4000 меңгә якын китап исәпләнә. Коллекциядә үз иҗат җимешләре дә бар, татар китабы тарихына, татар һәм төрки халыклар тарихына, библиографиягә, этнографиягә, лексикологиягә, топонимиягә караган хезмәтләре зур әһәмияткә ия. Алар галимнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүчеләр өчен бай чыганак булып тора. Шулай ук музей-бүлмәдә татар халкының күренекле мәгърифәтчеләре Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани әсәрләре; танылган галимнәр В.Бартольд, И.Крачковский, В.Ключевский, Н.Гумилевның гыйльми басмалары һәм Ә.Г.Кәримуллинның замандашлары – М.Зәкиев, М.Госманов, Ф.Гарипова, Я.Абдуллин, Р.Әмирханов, Р.Фәхретдинов һәм башка галимнәрнең хезмәтләре урын алган.

Үзе исән вакытта ук бу коллекция галим тарафыннан Милли китапханәгә бүләк итеп бирелде. Ә.Г.Кәримуллин вафатыннан соң хатыны К.Г.Батыева бу мирасны кулъязмалар, көндәлекләр, хатлар, фотографияләр һәм башка материаллар белән тулыландырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International