«Ялкынлы йөрәк»

2013 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Безнең китапханә укучылары һәм Казан кунаклары өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан танылган рус язучысы, әдәби тәнкыйтьче, публицист Алексей Максимович Горькийның тууына 145 ел тулу уңае белән «Ялкынлы йөрәк» дигән күргәзмә оештырылды. Горький ХХ гасырда рус әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган, аны «беренче рус пролетариат язучысы» дип атыйлар.

Күргәзмәдә А.М.Горькийның үзе яшәгән вакытта дөнья күргән хикәяләре, очерклары, мәкаләләре һәм башка әсәрләре тупланган. Шулай ук, язучының иҗатын бәяләгән мәкаләләр, аның тормышындагы Казан чорын тасвирлаган материаллар тәкъдим ителә.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Зур уку залында 2013 нче елның март ахырына кадәр эшләячәк.

Рәхим итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International