«Сезнең китапханәләргә мөнәсәбәтегез» дигән сораштыруда катнашырга чакырабыз

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Безнең сайтка керүче хөрмәтле җәмәгать! Татарстан Милли китапханәсе халыкның республикадагы китапханәләр турында фикерен өйрәнү максаты белән сораштыру үткәрә. Сезнең китапханәләргә карата мөнәсәбәтегезне белү безнең өчен бик мөһим – бу, һичшиксез, республикабыздагы китапханә хезмәте күрсәтү эшен камилләштерергә ярдәм итәчәк!

Анкета https://kitaphane.tatarstan.ru/libr_opros2020.htm сылтамасы белән урнаштырылды. Сездән җаваплар көтәбез!  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International