Тормыш һәм ирек җырчысы

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, татар әдәбиятының классик язучысы Мәҗит Гафуриның тууына 140 ел тулуга багышлап, «Тормыш һәм ирек җырчысы» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Күргәзмәдә язучының кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында сакланучы китаплары күрсәтелә. Алар арасында автор үзе исән вакытта басылып чыкканнары да бар. Мәсәлән: 1910–1911 елларда язылган шигырьләрен туплаган «Моң вә зар» китабы (1914); башлангыч чор лирикасын үз эченә алган «Мәхәббәт хатлары» җыентыгы (1911); «Эшче» поэмасы» (1921). Шулай ук «Себер тимер юлы» (1904), «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» (1909), мәсәлләре тупланган «Әмсаль» (1913) һәм 1921 елның язында Идел буе төбәгенә килгән коточкыч ачлыкка багышланган «Ачлык тырнагында» (1923) китапларын да күрергә мөмкин.

Татар әдәбиятының классик язучысы – күренекле шагыйрь, прозаик, публицист һәм драматург Мәҗит Гафури 1880 елның 1 августында Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе Җилем-Каран авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. М.Гафури «Ишан шәкертләренә» дип аталган беренче шигырен Троицк мәдрәсәсендә укыганда яза. 1905 елның октябрь аенда булган Россиякүләм сәяси вакыйгалар көннәрен ул Казанда каршылый һәм халык кузгалышының беренче тәэсире белән үк «Милләтемә шатлык шигыре»н яза. Шагыйрь үзенең төп иҗат юнәлеше булган реализм принципларыннан беркайчан да читкә тайпылмый. 1927 елда язылган «Кара йөзләр» повесте Мәҗит Гафурины күренекле язучы итеп таныта. Ул драматургиядә дә каләм көчен сынап карый.

Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләп әзерләнгән; аеруча татар әдәбиятын яратучыларны, Мәҗит Гафури иҗаты белән кызыксынучыларны үзенә җәлеп итәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International