Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
«Сәнгатьтә һәм спортта кеше тәненең культы»
2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә 2013 нче елның 28 нче гыйнварында куелган күргәзмә шулай дип атала.
Сәнгать барлыкка килгәннән алып, аның төп һәм даими темасы булып кеше, аның тәне, җаны тора. «Кеше тәне – кеше җанының иң яхшы картинасы», – дип яза Л.Виттенштейн. Эчке дөньясының гүзәллеген чагылдыручы буларак кеше тәненең матурлыгы төрле чорларда төрлечә сурәтләнә. Һәр тарихи чорның кеше матурлыгы турында үз күзаллавы бар. Антик чорда, мәсәлән, кеше тәне һәм җаны матурлыгының билгеләмәсе бердәй булса, эстетик тәгълимат үскән саен бу төшенчәләр аерыла башлый. Ләкин һәрвакыт һәм һәр чорда рәссамнар кеше темасына мөрәҗәгать итеп, үз матурлык идеалларын иҗат итәләр.
Күргәзмәдә урын алган китаплар һәм танылган рәссамнарның репродукцияләрен туплаган альбомнар теманы төрле яклап ачып, кешенең җан һәм тән матурлыгын яңача күзалларга мөмкинлек бирәләр.
Күргәзмә өч бүлектән тора:
1. «Мәңгелек бүген төгәлләнми» – тарихи әдәбият һәм белешмә басмалар урнаштырылган;
2. «Таш шулай җанлана» – скульптурада кеше тәне культы турындагы әдәбият куелган;
3. «Кешеләр аллалар кебек» – танылган рәссамнар Тициана, Леонардо да Винчи, Микеланджело… һ.б ның шаһәсәрләреннән репродукцияләр бирелгән альбомнар тәкъдим ителә.
Күргәзмәгә (Казан, Театр ур., 5 нче йорт) рәхим итегез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»
Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.
Милли китапханәдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез!
12 апрельгә өлкәннәр һәм балалар өчен «Ачык космос» махсус программасы әзерләнде.
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз