23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), Ватанны саклаучылар көненә багышлап «Какшамас һәм тиңе булмаган» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

Россия – бай тарихи үткәне булган дәүләт. Ул үзен лаеклы саклап, азатлык яулап алу һәм дөньяда тынычлык урнаштыру өчен көрәштә алдынгы илләрнең берсе булып килде.
Россия – югары техник характеристикалары булган коралларның яңа төрләрен эшләү буенча әйдәп баручы дәүләтләрнең берсе.

Күргәзмәдә Россия армиясенең заманча тәэмин ителеше, үз-үзеңне саклау һәм көч куллану чаралары, шпионлык хәйләләре, киләчәк кораллары турындагы китаплар куелды.

Күргәзмә февраль ахырына кадәр торачак.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International