Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җитәкчелегендә үзгәрешләр

5 август 2020 ел., чәршәмбе

Чыганак: https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/1798772.htm

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе коллективы Сөембикә Разил кызы Җиһаншинаны Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары вазыйфасына билгеләнүе белән тәбрик итә!

Хөрмәтле Сөембикә Разил кызы!

Сез җитәкләгән чорда китапханә яңа үсеш-биеклекләргә күтәрелде, республикабызның күренекле мәдәният һәм мәгърифәт үзәге статусына лаеклы эш күрсәтте, үз китап фондларын һәм Укучысын саклап калды. Югары һөнәри осталыгыгыз, эшлекле һәм кешелек сыйфатларыгыз өчен рәхмәтләребезне кабул итегез! Без Сезгә нык сәламәтлек, көч-куәт, яңа кызыклы проектлар, мәдәниятебез үсешенә багышланган эшчәнлегегездә уңышлар телибез!

«Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» ТР ДБМУ директоры вазыйфасына Мәдинә Фатыйх кызы Тимерҗанова билгеләнде. Аны шулай ук котлыйбыз һәм бергәләп нәтиҗәле эшләр башкарырбыз дигән өметтә калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International