2013 нче елның 5 нче феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе» исемле музыкаль тупланманы тәкъдим итү һәм Татарстан дәүләт симфоник оркестрының баш режиссёры һәм сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский белән иҗади очрашу булды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.