Патентлар бүлеге – студентларга

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
2013 нче елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) КНИТУ (КАИ) студентлары өчен Халыкара Патентлар Классификациясе индексларын билгеләү методикасы буенча семинар узды.
Дәрес барышында бүлекнең мәгълүмати ресурслары һәм Сәнәгый Милек Федераль Институты электрон базалары тәкъдим ителде. Бүлектә КНИТУ (КХТИ) дипломчылары өчен көндәлек консультацияләр дә яңадан башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International