Контрафакциягә каршы көрәш

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
2013 нче елның 4 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Контрафакциягә каршы көрәш» исемле күргәзмә эшли.
Контрафакт һәм ялган продукциягә каршы көрәш – хәзерге вакытта иң кискен проблемаларның берсе. Күргәзмәгә урнаштырылган әдәбиятта әлеге тема һәрьяклап һәм тулы күләмдә ачыла.
Биредә контрафакциягә каршы көрәш, контрафакт продукцияне базардан кысрыклап чыгару турында Россия Федерациясе законнар җыелмасы нигезендә интеллектуаль милек әйләнеше өлкәсендәге тәртип бозуларга каршы кулланылган хокукый чаралар, саклану алымнары һәм санкцияләр тасвирланган. Тәкъдим ителгән материалларда зур игътибар цифрлаштыру өлкәсендә пиратлыкка каршы көрәш, видео-аудиопродукцияне саклау мәсьәләсенә юнәлтелә. Хәзерге вакытта охшатып ясалган әйберләр исемлегенә ашамлыклар, дару препаратлары, халык куллану товарлары, шулай ук сәнәгый контрафакт керә. Басмаларда продукцияне ялган әйберләрдән саклауның заманча технологияләре һәм алымнары тикшерелә.
Күргәзмә киң катлам белгечләр, студентлар һәм фәнни хезмәткәрләр өчен тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International