Татарстан АССРның беренче елларына караган яңа документлар

2020 елның 14 августы, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы тарихи документларны өйрәнү һәм тасвирлау барышында Татарстан АССР төзелүнең беренче елларына караган яңа фотодокументлар табылды. Алар озак еллар Казан дәүләт университетының география факультеты укытучысы һәм деканы булып торган Галим Вәли улы Фазлуллин (1904–1976) тупланмасында саклана. 1924–1931 елларда Г.В.Фазлуллин Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы һәм Үзәк Башкарма Комитеты аппаратында эшләгән.

Фоторәсемнәрдә:

1. Татарстан АССРның 5 еллыгына багышланган чарада. 1925 елның 25 июне (аста).

2. Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советының Эшләр идарәсе хезмәткәрләре. 1926 ел (өстә, сулда).

3. Татарстан АССР Үзәк Башкарма Комитеты шефлыгында булган, В.И.Киквидзе исемендәге 16 нчы Ульяновск Кызыл Байраклы дивизиясе делегациясе Татарстан Хөкүмәте әгъзалары белән. 1930 елның 19 ноябре (өстә, уңда).


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International