Татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы, ХХ йөз башы татар милли шигъриятен һәм прозасын үстерүгә зур өлеш керткән, тормышчан әсәрләре белән халык күңелендә уелып калган Мәҗит Гафуриның тууына 2020 елның 1 августында 140 ел булды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан «Халык күңелен, милләт хәлен аңлап язган әдип» дип аталган виртуаль күргәзмә әзерләде. Әлеге күргәзмәдә әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү максаты куелды.