11 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә Казан мәдәният университетының 3 нче курс студентларына китапханәнең китап фондларына ачык онлайн керү мөмкинлеге тәкъдим ителде.
Аларга Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтының электрон ресурслары һәм хезмәт күрсәтү төрләре - электрон каталоглар һәм мәгълүматлар базасы, электрон китаплар, электрон белешмәлекләр, электрон китапханә күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайты сәхифәләренә сәяхәттән соң студентлар «Татарстан Республикасының Милли электрон каталогы» порталы белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.