Татарстан Милли китапханәсе яңа урында

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

30 август – Республика туган көндә, Татарстан Президенты бәйрәм кунаклары белән берлектә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, аның Пушкин урамы, 86 йорт адресындагы реконструкция үткәрелгән бинасында булды.

Бик матур бинаның классик китапханә өлешендә күпләргә инде таныш һәм укучылар тарафыннан сорала торган китап фондлары урнаштырылды һәм бер айдан аларга алдан заказ биреп уку залында шөгыльләнергә мөмкин булачак.

Милли китапханә әлеге бинаның универсаль китапханә өлешендә беренче тапкыр заманча фәнни-популяр һәм матур әдәбият басмалары абонементы оештыру мөмкинлегенә ия булды. Ел ахырына кадәр биредәге китаплар саны 70 мең нөсхәгә җитәчәк, бу 25 меңнән артык исемдәге китап дигән сүз.

Китапханә фондларының Пушкин урамындагы 86 йортка күчерелүе чорында татарстанлылар һәм республика кунаклары өчен ачык экскурсияләр оештырыла. Теләүчеләргә китапханәнең тарихы һәм яңартылган урында аңа нинди үзенчәлекләр хас булачагы турында директор урынбасарлары Тәбрис Яруллин һәм Лилия Җәлалова сөйләячәк. Алар кунакларга китапханәнең мөмкинлекләрен тасвирлап, уку һәм күргәзмә залларын, керү өлешендәге тарихи-сәнгати инсталляцияне һәм бина террасасыннан шәһәрнең матурлыгын күрсәтәчәк.

Беренче экскурсияләр иртәгә, 1 сентябрь көнне,  16.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә уздырыла. 

Аннан соңгы көннәрдә экскурсияләр 25 кешедән артмаган төркемнәр белән түбәндәге тәртиптә үткәреләчәк: пәнҗешәмбе – 16.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькәчә, шимбә – 11.00 дән 20.00 гә кадәр, калган көннәрдә 11.00 дән 16.00 гәчә.

Экскурсиягә рәсми сайтта һәм китапханәнең Инстаграм челтәрендәге @kitaphane_tatarstan аккаунтында бирелгән https://irg-tatar.timepad.ru/event/1417987 сылтамасы белән махсус форма тутырып яки 89276752248 телефоны аша язылырга мөмкин.

 

Чыганак: https://president.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/6662099.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International