Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
«East View Information Services, Inc» компаниясенең электрон мәгълүматлар базалары - ТР Милли китапханәсе хезмәтләреннән файдаланучылар өчен
2013 елның 5 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәтләреннән файдаланучылар 2013 нче елның 1 нче гыйнварыннан 31 нче декабренә кадәр «East View Information Services, Inc» компаниясенең түбәндәге электрон мәгълүматлар базаларын бушлай куллана алалар:
Россиянең үзәк вакытлы матбугаты
Базага Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта чыга торган 60 тан артык исемдәге көндәлек һәм атналык басмалар керә. Алар арасында «Коммерсантъ», «Ведомости», «Российская газета», «Аргументы и факты», «Независимая газета», «Санкт-Петербургские ведомости» газеталары, «Профиль», «Эксперт», «Огонёк» журналлары һ.б. бар. Көндәлек газеталарның яңа саннары сайтта басма нөсхәсеннән 8-10 сәгатькә алданрак пәйда була. Тупланмада 2 миллионннан артык мәкалә исәпләнә. Архивның тирәнлеге – 1980 нче елддан.
Педагогикага һәм мәгарифкә караган басмалар
Әлеге электрон ресурс, «Педагогика», «Психологический журнал», «Русская речь», «Русская литература» кебек гыйльми басмалар белән беррәттән, «Экономика в школе», «Директор школы», «Журнал руководителя управления образованием», «Школьное планирование» кебек гамәли юнәлештәгеләрен дә үз эченә ала. Ул югары педагогик уку йортлары студентлары, укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф өлкәсе белгечләре өчен тәгаенләнгән.
Китапханә эше һәм мәгълүмат хезмәте күрсәтү
Бу – китапханәчеләргә, библиографларга, архив һәм музей эше белгечләренә, югары уку йортлары укытучыларына һәм студентларына юнәлтелгән махсус, тулы текстлы мәгълүматлар базасы. Биредә тармактагы көнүзәк проблемаларны, китапханәләр, архивлар һәм музейлар эшчәнлегендәге мөһим юнәлешләрне яктыртучы һөнәри матбугат басмалары урын алган.
Тулы текстларны бары тик Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең локаль челтәренә тоташкан компьютерлардан гына түләүсез карарга мөмкин:
- Кремль урамындагы 33 нче йортта урнашкан төп бинада мәгълүмат-библиография бүлегендә, Зур уку залында, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә;
- К.Маркс урамындагы 36 йортта урнашкан бинада чит телләрдәге әдәбият бүлегендә, икенче каттагы уку залында.
Шушы мәсьәләгә кагылышлы барлык сораулар белән китапханәара абонемент һәм документларны электрон юл белән алдыру бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт, тел.: (843 292-77-05.)
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
«Китап карикатуралары» күргәзмәсен ачуга чакырабыз.
Тантаналы чара Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы һәм «Чаян»журналының баш мөхәррире катнашында узачак.
25
май, 2026 ел
Гомәр Бәшировның тууына 125 ел
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән дөнья күргән «Гомәр Бәширов» электрон белешмәлеге тулыландырылды.
Минзәләдә китапханәчеләр семинары
2026 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Үзәк китапханәсендә «Халыклар бердәмлеге – иң зур байлык» дигән темага китапханә хезмәткәрләре өчен төбәк семинары узды.
25 майдан 31 майга кадәр чаралар афишасы
Безнең вакыйгаларга теркәлегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз